Яр Чаллыда «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фондының һәм Экспортка ярдәм итү үзәгенең мөмкинлекләре» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 17 декабрендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО вәкилләре Яр Чаллы шәһәрендә КФУ Инжиниринг үзәге бинасында узган «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фондының һәм Экспортка ярдәм итү үзәгенең мөмкинлекләре» темасына «түгәрәк өстәлдә» катнашты.

Утырышны уздыру кластерлы үсешнең ике тармагы (машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү һәм ИТ-технологияләр) буенча башкарма хакимият органнары, эшкуарлык җәмәгатьчелеге, фән, иҗтимагый оешмалар һәм үсеш институтларының уртак чараларын әзерләүгә юнәлдерелгән иде. Очрашу кече һәм урта эшкуарлык проблемалары, аларны хәл итү юллары һәм әлеге секторның үсеш перспективалары буенча конструктив фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International