Бүген «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2014» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булачак

2014 елның 19 декабре, җомга
2014 елның 19 декабрендә «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2014» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү уздырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ике ел рәттән әлеге чараны оештыра. Быел «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2014» конкурсы «Татарстанның бизнес-нәтиҗәләре – 2014» эшлекле вакыйгалар атналыгы кысаларында уздырыла.
Конкурс эшкуарлык абруен күтәрү һәм Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өлкәсен стимуллаштыру максатларында үткәрелә.
«Алтын йөзлек – 2014» – ул быелның иң яхшы 100 эшкуары. Конкурс эшкуарлык талантын һәм бизнесменның эшкуарлык өлкәсе, үз тармагы һәм тулаем республика икътисады үсешенә керткән өлешен бәяли. «Алтын йөзлектә» җиңүчеләр итеп эшкуарлык идеясен иң яхшы гамәлгә ашыручылар билгеләнәчәк.
Конкурста җиңүчеләрне 40 кешедән торган экспертлар советы ачыклый. Экспертлар арасында бизнес, хакимиятнең башкарма һәм вәкиллекле органнары, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, һәм шулай ук әлеге премиягә үз номинантларын тәкъдим иткән республика муниципаль районнары вәкилләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International