Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тәмамлаучылар проектлары конкурсы дәвам итә

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тәмамлаучылар проектлары конкурсы дәвам итә. Ул 2007/08 – 2014/15 уку елларында Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү Дәүләт планын тормышка ашыру кысаларында уздырыла.
Конкурсны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе оештыра.
2014 елның 12 маеннан 25 июленә кадәр чорны үз эченә алган беренче этап барышында Президент программасы буенча уку йомгакларына багышланган диплом эшләрен яклау кысаларында 15 проект сайлап алынды.
Конкурска нәтиҗәләр ел ахырына кадәр, номинантлар үз проектларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәннән соң, бизнес вәкилләре катнашындагы семинарда оештыру комиссиясе тарафыннан ясала. Инвестицияле килешүләр төзү конкурсантларга бүләк буларак карала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International