Артём Здунов Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышын әзерләү буенча эшче төркем утырышында катнашты

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе Дәүләт советының эшче төркеменең «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча чаралар турында» сорауга багышланган утырышында катнашты.
Утырыш барышында Тула өлкәсе губернаторы, эшче төркем җитәкчесе Владимир Груздев әлеге чараларның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Утырышта Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичёв кече һәм урта бизнес тармагындагы вазгыять турында доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш кысаларында шулай ук «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча чаралар турында» Россия Федерациясе Дәүләт советы доклады структурасы буенча тәкъдимнәр тыңланды, атап әйткәндә, якын һәм уртача перспективага кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтүнең төп юнәлешләре, Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләренең кече һәм урта эшкуарлык үсеше өчен шартлар тудыру эшчәнлегенә никадәр җәлеп ителгәнлеге сораулары, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карата салым сәясәтенең яңа принципларына күчү һәм башка кайбер мәсьәләләр тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International