Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы инвестицияле климатны яхшыртуның иң яхшы тәҗрибәләрен сынауда катнашачак

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 17 декабрендә Мәскәүдә «Муниципаль практикалар атласы – инвестицияле климатны яхшыртуга юнәлдерелгән комплекслы чараларның чираттагы адымы» темасы буенча стратегик сессия үткәрелде. Ул «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан оештырылды.
Чара кысаларында Атласны формалаштыру барышында ачыкланган иң яхшы муниципаль практикалар тәкъдим ителде һәм муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен кертү модельләре тикшерелде.
Россия Федерациясе субъектларының пилот муниципаль берәмлекләрендә Атласка теркәлгән иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрне кертүнең «юл картасын» формалаштыруны тикшерү буенча уздырылган утырыш стратегик сессиянең төп чарасы булды.
Татарстан Республикасыннан иң яхшы тәҗрибәләрне пилот сынап карауларында Теләче муниципаль районы катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International