«Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 18 декабрендә «Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференцияне, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.
Конференциянең пленар утырышында «Җитештерүчәнлек һәм ИТ-технологияләр», «Җитештерүчәнлекне күтәрү», «Хезмәт җитештерүчәнлегеннән – дәүләт җитештерүчәнлегенә» дип аталган темалар буенча докладлар ясалды. Докладларда түбән җитештерүчәнлекнең төп проблемалары, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү факторлары һәм ысуллары, фән һәм дәүләт сәясәтенең роле яктыртылды.
Пленар утырыштан соң, җитештерүдә, җитештерү булмаган һәм ИТ- өлкәләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге буенча берничә «түгәрәк өстәл» үткәрелде, анда республиканың әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре җитештерүне күтәрү ысулларын куллану һәм лин-технологияләр кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 24 ноябрендәге 901номерлы карары белән «2014–2020 елларга икътисадый үсеш һәм инновацияле икътисад» Татарстан Республикасы дәүләт программасы составында «2015–2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» подпрограммасы расланды. Ул көндәшлелекне, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм операцион нәтиҗәлелекне күтәрү өлешендә республика предприятиеләре үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерерлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International