ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 20 октябрендәге 1083 номерлы Карары белән намуссыз тәэминатчылар (подрядчылар, башкаручылар) реестрын алып бару кагыйдәләре кушымтасына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр намуссыз тәэминатчы (подрядчы, башкаручы) турында реестрга кертелүче мәгълүматка төгәллек кертүгә кагыла. Әлеге Карарга ярашлы рәвештә, реестрга, элек бирелә торган мәгълүматтан тыш, юридик затның атамасы, идентификация номеры яки чит ил затының әлеге чит ил законына ярашлы рәвештә – юридик затны гамәлгә куйган салым түләүченең идентификация номеры аналогы кертелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль закон максатларында кулланылучы банк гарантияләре турында» 2013 елның 8 ноябрендәге 1005 номерлы Карары нигезләмәләренә ярашлы рәвештә, банк гарантиясе, закон тарафыннан билгеләнгән таләпләрне исәпкә алып, кәгазьдә яисә электрон документ формасында төзелергә тиеш.

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашуда министр республикада кече һәм урта бизнес юнәлешендә узып баручы елга йомгак ясарга тиешле кайбер чаралар үткәрелүе турында сөйләде, һәм шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.
2014 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге» Акционерлык җәмгыятенең «Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге – юл башы, үсеш: кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүдән – төбәктә биотехнологияләр өлкәсендә кластер формалаштыруга» дип аталган стратегик сессиясе уздырыла.
2013 елның гыйнвар–декабрь айларында Татарстан Республикасы үсеше өчен төп капиталга 520,2 млрд сум күләмендәге инвестицияләр кертелде, бу 2012 елның әлеге чорына карата 105,5%ны тәшкил итә, шуларның 60,2%ы эре һәм урта предприятиеләр инвестицияләре.
2014 елның 9 ае йомгаклары буенча, төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме 318,7 млрд сумны тәшкил итте. Бу, 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, инвестицияләр үсеше темпы 102,0% булды, дигән сүз.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы әгъзаларының чираттан тыш гомуми җыелышында һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы Коллегиясе утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарәләренең социаль проектларына конкурс үткәрү турында» 2014 елның 15 декабрендәге 987 номерлы Карары расланды.
2014 елның 11 декабрендә, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә, Федераль казначылык тарафыннан, «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган системасын кулланып («Идарә» ДАС), видеоконференция элемтәсе режимында Россия Федерациясе субъектлары белән Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларындагы күрсәтмәләренең үтәлешен мониторинглау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

13
декабрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 12–14 декабре көннәрендә Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил ярдәме белән, «Опора России» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Кече һәм урта бизнес: төбәк үсеше нокталары» форумы оештырылды. Әлеге чарада Россия Федерациясенең утыздан артык төбәгеннән килгән вәкилләр катнашты.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 3–10 декабре көннәрендә «Brussels Business Solutions» (Брюссель шәһ., Бельгия) консалтинг компаниясе вәкилләре эш визиты белән Татарстан Республикасында булдылар.
2014 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Бельгия вәкилләре белән нефть-газ, фармацевтика, химия, төзелеш, логистика һәм IT-өлкәдә Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү сораулары буенча очрашу үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International