Татарстан экспертлары Бөтендөнья Банкына Россия предприятиеләрен һәм фәнни оешмаларын глобаль чылбырга интеграцияләргә тәкъдим иттеләр

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан вәкилләре Бөтендөнья Банкы тарафыннан 2014 елның 20 гыйнварында оештырылган видеоконференция барышында икътисадый үсешне тоткарлый торган кайбер проблемаларны билгеләделәр һәм аларны чишүнең ихтимал булган юнәлешләрен күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев фикеренчә, озак вакытка исәпләнгән перспективада икътисадның ачыклыгын киңәйтү һәм Россия предприятиеләрен һәм фәнни оешмаларын глобаль чылбырга кушу (шул исәптән горизонталь буенча хезмәттәшлекне үстерү хисабына да) таләп ителә.
Видеоконференция 2014 елның 20 гыйнварында Бөтендөнья Банкы тарафыннан Россия Федерациясе икътисадына стратегик диагностик тикшеренүләр уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында оештырылды.
Татарстан Республикасыннан видеоконференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева катнашты. Шулай ук чарада Санкт-Петербург шәһәре, Киров һәм Пенза өлкәләре вәкилләре дә катнашты.
Бөтендөнья Банкының Россия Федерациясе буенча баш икътисадчысы Биржит Ханзль ханым, Россия Федерациясе икътисадына стратегик диагностик тикшеренүләр уздыру концепциясен тәкъдим итеп, фәкыйрьлекне кыскарту, муллыкны бүлү, икътисадый үсешнең тотрыклылыгын тәэмин итү темалары буенча фикер алышырга чакырды.
Төбәк вәкилләре, аерым алганда, кеше капиталына инвестицияләр кертүнең, инновацияле системалар булдыруның, бизнесны алып бару шартларын яхшыртуның, туучылар санының артуын стимуллаштыруның һәм башка кайбер юнәлешләрне үстерүнең зарурлыгын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International