Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәләрегез буенча поручительство тәкъдим итә

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
2015 елның 1 гыйнварына фондның гамәлдәге поручительстволары саны 129га җитеп, 465,6 млн сумны тәшкил итте, дип хәбәр итә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы. Бу эшкуарларга 941,6 млн сумлык өстәмә кредитлар җәлеп итәргә мөмкинлек тудырды.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары түбәндәге шартларда Татарстан Республикасы Гарантия фондының йөкләмәләрне үз өстенә алуыннан файдалана ала:
– поручительствоның максималь суммасы 15 млн сумны тәшкил итә;
– карау вакыты - 3-10 эш көне, ул бирелә торган поручительствоның суммасына бәйле;
– акчалата түләү суммасы елына бер тапкыр 0,75 - 1,5%ны тәшкил итә.
Шулай ук фонд тарафыннан банк гарантиясе килешүләре буенча да поручительстволар бирелә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 223-06-79, 223-06-82, 223-06-83.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International