Икътисад министрлыгына караган фонд өстенлекле тармаклардагы эшкуарлар өчен елына 10% белән 3 елга микрозаймнар тәкъдим итә

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү фонды финанслау өчен өстенлекле тармакларда җитештерүне үстерү максатларында эшкуарларга җәлеп итәрлек шартларда займ средстволары алу мөмкинлегеннән файдаланырга тәкъдим итә. Исегезгә төшерик, өстенлекле дигәндә авыл хуҗалыгы, төзелеш, җитештерү һәм эшкәртү (шул исәптән импортны алыштыруны тәэмин итәрлек), хезмәт күрсәтү тармаклары, инновацияләр, фән һәм техниканы үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек күз уңында тотыла.
Микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары исәп тота ала. Займнар 100 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәрле сумманы тәшкил итә. Займ елына 10% белән 3 елга, займны иртәрәк каплау һәм займ суммасын кайтаруны 12 айга кадәр кичектерү мөмкинлекләре белән бирелә.
Әлеге мәсьәлә буенча кызыксындырган барлык мәгълүматны Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, оф.33 адресы буенча һәм (843) 223-06-79, 223-06-82, 223-06-83 телефон номерларына шалтыратып алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International