«Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү проектына бәя бирергә чакырабыз

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законга һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү сораулары буенча башка Федераль законнарга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү максатында җәмәгать консультацияләре уздыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга чакырабыз.
Тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International