«Төбәктә интеллектуаль милек базарын формалаштыру һәм үстерү» IV Төбәк фәнни-гамәли конференциясе 13 февральдә узачак

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасында «Төбәктә интеллектуаль милек базарын формалаштыру һәм үстерү» IV Төбәк фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция эше түбәндәге «түгәрәк өстәл»ләр буенча оештырыла:
– «Фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүдә интеллектуаль милек объектлары кыйммәтен бәяләү урыны»
– «Интеллектуаль милек объектларын бәяләү методлары һәм ысуллары»
– «Интеллектуаль милек объектларын бәяләү өлкәсендә идарә һәм кадрлар сәясәте».
Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһ., Бауман ур., 20.
Конференция эшендә катнашуны раслау өчен, теркәлү формасын (күчереп алу) түбәндәге электрон адрес буенча юлларга кирәк: nio_anrt@bk.ru.
Элемтә өчен телефон һәм факс: (843) 292-52-04, 292-70-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International