2015 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге инвестицияле проектларны сайлап алу буенча «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең нәтиҗәле ысулларын булдыру буенча тәкъдимнәр эшләү» темасына экспертлар советы белән бизнес-иртәнге аш оештырды.
Кырым эшлекле клубы, Бахчасарай шәһәре хакимияте органнары вәкилләре һәм эшкуарлары шулай ук бизнес-очрашу кунаклары булдылар.
Фикер алышулар барышында Кырым эшлекле клубы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау хакында карар кабул ителде. Шулай ук Кырым Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен Россия законнары сорауларына багышланган белем бирү вебинарлары үткәрүне яңадан башларга дигән тәкъдимнәр яңгырады.