Россия Икътисадый үсеш министрлыгы моношәһәрләргә комплекслы мониторинг үткәрүне башлый

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Моноюнәлешле торак пунктларның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген координацияләү максатында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы моношәһәрләрдәге социаль-икътисадый вазгыятькә комплекслы мониторинг үткәрү эшен башлый.
Мониторинг моношәһәрләрдәге социаль-икътисадый вазгыятьне чагылдыра торган мәгълүмат туплау юлы аша (шул исәптән, «Идарә» автоматлаштырылган дәүләт мәгълүмат системасы ярдәме белән) башкарылачак.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасының 6 моношәһәре (Яшел Үзән, Кама Аланы, Алабуга, Яр Чаллы, Менделеевск, Түбән Кама) моноюнәлешле муниципаль берәмлекләр исемлегенә керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International