2030 елга кадәрге Стратегиянең беренче редакциясен тикшерү кысаларында Кеше капиталын туплау стратегиясе каралды

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

 2015 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2030 елгы чорга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясе буенча фикер алышуга багышланган  «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу уздырылды.

Көн тәртибендә  – Кеше капиталын туплау стратегиясе буенча фикер алышу. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, «Татарстан-2030» проектының «Кеше капиталы» проект мәйданчыгы җитәкчесе Энгель Фәттахов рәислек итте.

Катнашучыларга кереш сүз белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, «Татарстан-2030» проектының «Кеше капиталы» проект мәйданчыгы җитәкчесе Энгель Фәттахов мөрәҗәгать итте. Ул үзенең чыгышында Татарстан территориясе икътисадый үсешенең иң мөһим ресурсы булып торган кеше капиталының стратегик үсешенең республика өчен әһәмиятенә  басым ясады.

Хәзерге вакытта эшнең III этабы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Стратегиянең төп юнәлешләре буенча фикер алышулар һәм проектны эшләп бетерү күз уңында тотыла. Тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне «Татарстан-2030» проекты сайтында калдырырга була: http://tatarstan2030.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International