2015 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырыш барышында шулай ук нефть һәм газ табу, аларны транспортировкалау, эшкәртү объектлары, химия, нефть химиясе производстволары, энергия белән тәэмин итү объектлары өчен мәгълүмат-идарә системаларын комплекслы рәвештә гамәлгә кертү буенча «Инкомсистем» Фәнни-инженерлык үзәге» ЯАҖ компаниясе тәкъдимнәре тикшерелде.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.