2015 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең «2014 ел – Мәдәният елында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар» дип аталган киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектының мәдәният өлкәсендәге төп юнәлешләре каралды.
«2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен әзерләү кысаларында Татарстан Республикасы мәдәниятенең төп юнәлешләре турында»гы доклад белән Икътисад югары мәктәбенең Гамәли икътисадый тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге (Мәскәү шәһ.) директоры Татьяна Абанкина чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Татьяна Абанкина күз уңында тотылган өлкәдә төп тенденцияләр һәм замана куйган таләпләр, республика мәдәни тормышы үсешенең стратегик күзаллануы, һәм шулай ук әйдәп баручы проектларны тормышка ашыру юнәлешләре турында сөйләде.