Татарстан халкы җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә бәя бирәчәк

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2014 елның 29 гыйнварындагы УП-79 номерлы Указына ярашлы рәвештә, республикада яшәүчеләр арасында сораштырулар үткәреләчәк.

Сораштырулар үткәрүнең төп максаты халыкның үзенә хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары һәм оешмалар эшчәнлеге белән канәгать калу дәрәҗәсен билгеләү, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрдән канәгать калу дәрәҗәсен күтәрү өчен халыкның теләк-тәкъдимнәрен ачыклау һәм туплау.

 Сораштыру формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган. Сораштыруларга баш битнең аскы өлешендә урнаштырылган «Опросы населения» дип аталган ачык зәңгәр төстәге баннер,  һәм шулай ук  «Социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлеге  («Территориаль үсеш» бүлекчеге)   аша күчәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International