Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын кулланышка кертү вакыты һәм тәртибе билгеләнде

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия  Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның 23 гыйнварындагы 36 номерлы Карары белән сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының эшләү тәртибе һәм аны кулланышка кертү вакытлары билгеләнде.

Бердәм мәгълүмат системасы http://zakupki.gov.ru Рәсми гомумроссия сайтын алып бару һәм аңа хезмәт күрсәтү кысаларында төзелгән һәм эшләнелеп бетелгән подсистемалардан, һәм шулай ук өстәмә булдырылган подсистемалардан тора.

Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы кулланышка  2016 елның 1 гыйнварына кадәр кертелеп бетәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International