Узган чәршәмбе көнне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министрлык, аккредитацияләнгән лизинг компанияләре һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре республиканың кече һәм урта бизнесына караган җитештерү предприятиеләренә дәүләт ярдәме акчаларының бүленү тәртибе сорауларын тикшерделәр.
Лизинг компанияләре вәкилләре гамәлдәге икътисадый вазгыятькә һәм финансларның кыйммәтләнүенә бәйле рәвештә эшкуарлар тарафыннан биреләчәк гаризалар санының кимүе мөмкинлегенә карата шөбһәләрен белдерделәр. Россия Федерациясе Үзәк банкының исәпләү ставкасы 17%ка кадәр үсүе фонында банклар лизинг компанияләре өчен кредитлар буенча еллык процент ставкасын 23-25%ка кадәр күтәрделәр. Соңгылары исә, үз чиратларында, процентларны 5-6 пунктка күтәреп, клиентлары өчен финанс арендасы шартларын кире карарга мәҗбүр булдылар. Икенче яктан караганда, чит валюта курсының сумга карата бәясе үсү сәбәпле, лизинг алучылар ягыннан ихтыяҗ зур булган транспорт чараларына һәм җиһазларга да бәя артты. Моңа бәйле рәвештә лизинг компанияләре вәкилләре төп параметрлары узган елгы дәрәҗәдә калачак дип көтелгән «Лизинг Грант 2015» программасы кысаларында проектларны эксперт сайлап алуына гаризалар җыюга һәм аны үткәрүгә старт бирүне озакка сузмаска чакырдылар.