2015 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Экспертлар советы утырышы уздырылды. Анда Казан шәһәрендәге эре сәнәгать предприятиеләрен, прогрессив экологик технологияләр кертеп, шәһәр читенә күчерү һәм модернизацияләү концепциясе буенча фикер алышулар үткәрелде. Утырышта Экспертлар советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында Экспертлар советы әгъзалары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән Казан шәһәрендәге эре сәнәгать предприятиеләрен, прогрессив экологик технологияләр кертеп, шәһәр читенә күчерү һәм модернизацияләү концепциясен тикшерделәр. Әлеге Концепцияне эшләү 2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программасында каралган.
Исегезгә төшерик, Казан үзәгеннән сәнәгать предприятиеләрен күчерү концепциясен төзүгә 2013 елда керештеләр. Документта якын елларда Казанның ни рәвешле санитар-саклау зоналарын кечерәйтәчәге язылган.