2015 елда икътисад үсешенең тотрыклылыгын һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы расланды

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның 27 гыйнварындагы 98-р номерлы Күрсәтмәсе белән 2015 елда икътисад үсешенең тотрыклылыгын һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы расланды.

План  4 бүлекне күз уңында тота:

икътисадый үсешне активлаштыру, икътисад тармакларына ярдәм, социаль тотрыклылыкны тәэмин итү, икътисадый һәм социаль өлкәләрдә вазгыятьне мониторинглау һәм контрольдә тоту.

Икътисад тармакларына ярдәм итүгә түбәндәгеләр керә:

- 2015 елда авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме өчен өстәмә чаралар бүлү – 50 млрд сум;

- транспортны үтилләштерү – 10 млрд сум;

-  Россия машина төзүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы техникасын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә сату ташламаларын субсидияләү  – 2 млрд сум. Һәм башка чаралар да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International