Март аенда Россия дәүләт-хосусый партнерлыгы атнасы уздырылачак

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

 2015 елның 17-20 марты көннәрендә  «Россия сегодня» Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә (Мәскәү шәһ., Зубовский бульвары, 4)  «Россия дәүләт-хосусый партнерлыгы атналыгы» (ДХП Атналыгы) дип аталган инфраструктура конгрессы үткәреләчәк. Чараны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО ярдәме белән ДХП үсеше үзәге оештыра.

 ДХП Атналыгының максаты - алга таба Россия Федерациясе субъектларында тарату өчен ДХП проектларының иң яхшы үрнәкләрен тәкъдир итү.

Катнашу өчен чараның түбәндә күрсәтелгән рәсми сайтында теркәлергә кирәк: www.p3week.ru. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International