Артём Здунов: «Фәнни даирәләрдә фән, вузлар һәм сәнәгать предприятиеләре арасында бәйләнешнең юклыгы турында бәхәсләрне күптән туктатырга вакыт»

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы төбәк инжиниринг үзәкләренең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш планнары турында 2015 елның 4 февралендә «Корстон-Казан» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган хисап стратегик сессиясендә фикер алыштылар.

 Анда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков, Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник, Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм башкалар катнаштылар.

 Стратегик сессиядә катнашучыларны сәламләп, Артём Здунов төбәк инжиниринг үзәкләрен төзү программасын гамәлгә ашыру, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, республикада моннан ике ел элек башланып киткәнен искәртеп  узды. «Фәнни даирәләрдә фән, вузлар һәм сәнәгать предприятиеләре арасында бәйләнешнең юклыгы турында бәхәсләрне күптән туктатырга вакыт, дип уйлыйм. Чөнки әлеге хезмәттәшлекнең алга киткән чит илләрдә күптән һәм уңышлы кулланыла торган конкрет формалары бүген бездә дә бар, без аларны сезнең белән бергә эшләдек һәм гамәлгә ашырдык – бу инжиниринг үзәкләре, коллектив куллану үзәкләре, прототиплаштыру үзәкләре», - дип билгеләп үтте Артём Здунов. Татарстанда төзелгән инжиниринг үзәкләре эшчәнлеге юнәлешләренең сайланышын  министр төбәк икътисады структурасы белән аңлатты. «КАИ-Лазер» Лазер технологияләре үзәге Татарстандагы куәтле машина төзелеше ихтыяҗларын тәэмин итә. Химия технологияләре үзәге ТТПында өлеше зур булган нефть чыгару һәм нефть химиясе үсешенә ярдәм күрсәтә. Медицина  симуляторлары үзәге республиканы яңа көндәшлек өлкәсенә  чыгару максаты белән төзелде. «Бу көндәшлек югары булмаган, ә инновацияле продукция өлеше артып китеп бара торган өлкәләр. Төзү вакыты  эчендә алар хезмәт ала алырлык кече һәм урта бизнес субъектлары белән үстерелделәр, ниндидер уңышларга да ирештеләр», - дип билгеләп үтте министр.

    Стратегик сессиядә шулай ук Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник һәм Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков  катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International