2015 елның 4 февралендә Мәскәү шәһәрендә «Бизнес-Уңыш» Бөтенроссия форумы кысаларында Муниципаль тәҗрибәләр атласына кергән Россия Федерациясе субъектларындагы пилот муниципаль берәмлекләр өчен ябык сессия уздырылды. Чара «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО һәм «ОПОРА РОССИИ» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.
Сессия өстенлекле бурычларны тикшерүгә, муниципаль берәмлекләрдәге җирле үзидарә органнары тарафыннан уңышлы тәҗрибәләрне кертүне пилот сынап карауда катнашучыларның хезмәттәшлеге алгоритмына багышланган иде.
Кереш сүз һәм пилот муниципаль берәмлекләрне тәкъдим итү фикере белән СИА генераль директоры Андрей Никитин чыгыш ясады. Чарада шулай ук инвестицияле климатны яхшырту проектлары белән идарә итү җитәкчесе Евгений Подшивалов, инвестицияле климатны яхшырту проектлары белән идарә итү программасы җитәкчесе Вера Емельянова катнаштылар. Татарстан Республикасыннан Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Икътисад министрлыгының инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин катнаштылар.
Пилот проектта катнаша торган 9 муниципаль берәмлек үрнәгендә иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү механизмнары камилләштереләчәк. Татарстан Республикасыннан пилот муниципаль берәмлекләр исемлегенә Теләче муниципаль районы кертелде.