Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге 24 февральдән 5 мартка кадәр 44-ФЗ буенча сатып алулар өлкәсендә укулар оештыра

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге» Дәүләт унитар предприятиесе, Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты ярдәме белән, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы» темасына квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештыра.

Тыңлаучылар сатып алуларны 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә оештыру һәм уздыру сорауларын карарга, контракт системасы кысаларында эш буенча гамәли күнекмәләр һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга тиешләр.

Укытучылар сыйфатында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, etp.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгы, «Барс-Груп» ЯАҖ («Электрон кибет» системасын эшләүче) вәкилләре, югары уку йорты укытучылары чыгыш ясаячак.

Укулар 2015 елның 24 февраленнән 5 мартына кадәр, эш көннәрендә 9.00дән 18.00гә (яки 16.20гә) кадәр оештырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International