2015 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе коллегиясенең көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең 2014 елда эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында» сораулар куелган уртак утырышы уздырылды.
Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артём Сидоров Стратегия 2030 проекты кысаларында республиканың көндәшлекле мохитенә һәм икътисадый комплексларына экологик бәя кую гамәлгә ашырылачагын билгеләп үтте.