2015 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең көн тәртибенә «2014 елда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эше йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» сораулар куелган утырышы уздырылды.
Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2030 елга кадәр ТР Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында җир мөнәсәбәтләре өлкәсенә караган төп мәсьәләләр тикшерелде.
Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Стратегия 2030 проекты кысаларында муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшне дәвам итәргә, шулай ук дәүләт милкенең табышлылыгын тәэмин итәргә кирәклегенә басым ясады.