Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелгән Татарстан Республикасы хакимияте органнары игътибарын ел саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына тапшырыла торган доклад формасына үзгәрешләр кертелүенә җәлеп итәбез.
Үзгәрешләр контроль (күзәтчелек) турында хакимият органнары тарафыннан тапшырыла торган докладны тулыландыруга кагыла. Әйтик, форманың «VI. Дәүләт контроле (күзәтчелеге) нәтиҗәлелеген анализлау һәм бәяләү» бүлеге түбәндәге яңа пунктлар белән тулыландырыла:
- салынган административ штрафларның гомуми суммасына карата алынган административ штрафлар суммасы нисбәте, %:
- салынган административ штрафларның уртача размеры, шул исәптән вазыйфаи затларга һәм юридик затларга карата, мең сумнарда;
- тикшерү нәтиҗәсендә мәҗбүри таләпләрнең бозылуы ачыкланган тикшерүләрнең гомуми санында тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган хокук бозулар турындагы материаллар, җинаять эше кузгату өчен, вәкаләтле органнарга тапшырылган тикшерүләр өлеше, %.