2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе белән берлектә, «2014 елда Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучының иң яхшы проекты» конкурсы финалы уздырылды.
Чараның беренче яртысында бәхәс клубы утырышы үтте. Анда «Bulatov group» идарәче компаниясе директорлар советы рәисе Айдар Булатов чыгыш ясап, үз карьерасы үсеше процессында нинди авырлыкларга юлыгуы турында сөйләде, күп кенә киңәшләрен бирде һәм сорауларны җаваплады.
Аннан соң конкурсантлар чыгыш ясады. Конкурсның 1нче этабын узган 15 җиңүченең 8е финалга үтте. Алар жюри әгъзалары һәм 50 кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре хозурына үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Җиңүчеләрнең исемнәре:
- инновацион проект номинациясендә: Ришат Хәбипов үзенең «Технологик инновацияләр нигезендә «Елховнефть» НГТИнең икътисадый күрсәткечләрен күтәрү» проекты белән;
- социаль проект номинациясендә: Ирина Фесенко үзенең «Кеше ресурслары белән идарә итү өлкәсендә консалтинг хезмәте» проекты белән;
- инвестицион проект номинациясендә: Данис Агалтдинов үзенең «Процесс менеджменты һәм сакчыл төзелеш нигезендә стратегик идарә итү системасының куелышы» проекты белән.