Стратегия 2030 проектын Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары советлары утырышларында тикшерделәр

2015 елның 6 феврале, җомга

2015 елның 5 февралендә  Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары советлары утырышлары уздырылды. Утырышларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Утырыш кысаларында 2030 ел чорына кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясендәге төп юнәлешләр турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева сөйләде. Үзенең докладында ул Стратегия 2030ның төп максаты республиканың дөнья дәрәҗәсендә көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү икәнлеген искәртте һәм, якын айларда Стратегия проекты буенча  киң күләм фикер алышулар уздырылып, проектның эшләп бетереләчәген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International