Кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы юридик затлар игътибарына

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баруга лицензия алуны, яңадан алуны электрон формада башкару мөмкинлеге бирә торган Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан функционал, лицензияләр буенча федераль законнардагы үзгәрешләр гамәлгә керүгә бәйле рәвештә,  актуальләштерелде.

Яңалык шунда, лицензияне алу, яңадан алу өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылды, исемлектән юридик затның гамәлгә куелышы турындагы документлар сызылды.

Әлеге хезмәтне алу өчен, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталының «Эшкуарлар өчен электрон формада хезмәт күрсәтү» бүлегенә түбәндәге адрес  буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/select-service/license.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International