2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республиканың федераль максатчан һәм дәүләт программаларында катнашуы мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәне икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева уздырды. Ул Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасындагы депутатлар катнашында декабрьдә уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган бурычларны искә төшерде, шул исәптән 2015 елда республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү дәрәҗәсен түбәнәйтмәү буенча да. «Без мондый очрашуларыбызны даими рәвештә оештырып торырга тиешбез», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Россия Федерациясе субъектларында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне электрон төргә күчерү сыйфатын мониторинглау нәтиҗәләре Россия субъектлары башкарма хакимиятенең югары органнары вәкилләре өчен видеоконференция форматында уздырылган семинарда яңгыраш тапты. Мониторинг уздырылган 83 Россия субъектының һәркайсында 50 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү тикшерелгән.
2014 елда беренче тапкыр Россия субъектларында телефон аша хакимият органнарына җитә алу мөмкинлегенә мониторинг үткәрелгән. Мониторингның беренче дулкыны вакытында gosuslugi.ru порталында урнаштырылган телефон номерларының бары тик 55%ы гына эшли дип табылса, икенче дулкын нәтиҗәләре буенча 87% номер шалтыратучыга җавап биргән.
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның 7.1 маддәсе 8 өлешендәге нигезләмәләрне гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 23 гыйнварындагы 96-р номерлы күрсәтмәсе кабул ителде.
Россия Федерациясе субъекты дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка кайбер оешмалар вәкаләтендәге Россия Федерациясенең башка субъектларындагы әлеге органнарга (һәм оешмаларга) дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен кирәкле Мәгълүматлар исемлеге әлеге күрсәтмәгә кушымта буларак расланган. Исемлектәге мәгълүматларга ия хакимият (һәм оешмалар) органнары мәгълүмат белән үзара алмашу мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы.
2015 елның 14 февралендә КФУ базасында «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр конкурсы кысаларында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп нигезләмәләрен тәкъдир итү буенча конференция үткәрелде.
Конференциядә йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында Стратегия-2030 сайтында алдан теркәлү үткән студентлар, аспирантлар, югары уку йортларының яшь галимнәре һәм белгечләре бар иде.
2015 елның 13 февралендә Буа муниципаль районы Советы утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тәкъдим итте. Әлеге Стратегия кысаларында Буа районының төп бурычлары турында сөйләп, ул муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм аңа резидентларны җәлеп итүнең (шул исәптән күрше төбәкләрдән дә) өстенлекле үсеш юнәлеше булырга тиешлеге турында сөйләде. Стратегия буенча Буа районы, аерым алганда, өстенлекле үсеш юнәлеше дигәндә, чик ара хезмәттәшлек тә күз уңында тотылган районнар исәбенә керә, дип билгеләп үтте Артем Здунов. Быел районда бер хуҗалык базасында беренче индустриаль мәйданчык ачу планлаштырыла. 2015 елда Татарстанда барлыгы кырыктан артык шундый мәйданчык ачылачак.
2015 елның 13 февралендә Олы Кайбыч авылы Мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советының 48нче утырышы уздырылды. Ул 2014 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясауга һәм 2015 елгы бурычларны билгеләүгә багышланган иде. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, иҗтимагый, профсоюз һәм дини берләшмәләр вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге Арча муниципаль районы эшкуарлары белән очрашу оештырды. Очрашуның максаты – Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын соңгы вакытларда законнарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштыру.
Эшкуарларга өстәмә кыйммәткә салым (НДС) буенча салым декларациясен тапшыру тәртибе, мөлкәткә салымга һәм җир салымына кертелгән яңалыклар турында аңлатма бирелде. Шулай ук эшкуарларга 2015 елдан хезмәткә түләүнең минималь размеры 6420 сумга кадәр арттырылуы турында сөйләнде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, җайлау йогынтысын бәяләү буенча вәкаләтле орган буларак, «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасының 2009 елның 17 июнендәге 19-ЗРТ номерлы Законына экспертиза үткәрә.
Тиешле мәгълүмат тупланганнан соң, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның 16 февраленнән 18 мартына кадәр, законда эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек алып бару өчен акланмаган кыенлыклар тудыра торган нигезләмәләрнең булу-булмавын ачыклау өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән законга карата ачык консультацияләр оештырылачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан вәкаләтле банклар белән берлектә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасын раслау турында»гы 2014 елның 11 ноябрендәге 1044нче Карары белән расланган Проектлы финанслау программасында катнашу өчен инвестицияле проектларны сайлап алу бара.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында җаваплы зат: инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин.
Тел. +7 (843) 524-91-31
Моб. +7 (987) 239-35-99
2015 елның 12 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районы Советы утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш кысаларында 2030 ел чорына кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева сөйләде. Ул үзенең докладында Стратегия-2030 проектының төп максаты республиканың дөнья күләмендә өч юнәлеш (кеше капиталы үсеше өчен шартлар, территориаль үсеш һәм инновацияле икътисад) буенча көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү торуын билгеләп үтте.