2015 елның 2 апрелендә Мәскәү шәһәрендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркемнең Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары, Эшче төркем җитәкчесе Ирина Макиева рәислегендәге чираттагы утырышы узды. Анда Яр Чаллы моношәһәрен үстерүнең инвестицияле проектлары тикшерелде.
Киңәшмә барышында Россия Моношәһәрләрне үстерү фонды линиясе буенча дәүләт ярдәме алуга дәгъва кылучы инвестицияле проектлар каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча проектларны фикер алышулар барышында яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләп бетерү һәм Эшче төркемнең чираттагы утырышында әлеге проектларны тагын бер мәртәбә тикшерү турында карар кабул ителде.