Россиянең дүрт төбәге, шул исәптән Татарстан, 2015 елда мәшгульлек программасы буенча субсидия ала. Бу хактагы карарны бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.
“Хөкүмәтнең Татарстан Республикасында, Алтай краенда, Самара һәм Тверь өлкәләрендә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән кризиска каршы планы буенча быел 1870,4 млн сум гомуми күләмдә субсидия бүлеп бирелә, бу 35 мең чамасы хезмәткәрнең мәшгульлеген саклау мөмкинлеге бирәчәк”, - диелгән РФ Хөкүмәте сайтында.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) икътисад министры Солтан Әл- Мансури белән очрашты. Очрашу бу көннәрдә Дубай шәһәрендә уздырыла торган "Annual Investment Meeting" инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында оештырылды. Очрашуда шулай ук БГӘдә Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, Татарстан Республикасының Дубай шәһәрендәге сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.