Татарстан Республикасының Россия Федерациясе дәүләт һәм федераль максатчан программаларында катнашуына багышланган киңәшмә уздырылды

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

2015 елның 31 мартында «А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы» ААҖндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре катнашлыгында, Россия Федерациясе дәүләт һәм федераль максатчан программалары  кысаларында  республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча агымдагы вазгыять һәм 2016-2017 елларга бурычлар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева чыгыш ясады.

Киңәшмә йомгаклары буенча  Фәрит Мөхәммәтшин республиканың юнәлешле министрлыклары һәм Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан алып барылган эшне канәгатьләнерлек дип бәяләде, һәм шулай ук эшче төркемнәр кысаларында хезмәттәшлекне арттырырга, тагын да ныграк эшләргә һәм Россия Федерациясе дәүләт һәм федераль максатчан программаларында катнашу офыкларын киңәйтергә кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International