Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына агымдагы елның гыйнварыннан бирле үткәрелә торган лицензияләштерү вакытында кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлек алып баручы предприятиеләр тарафыннан дәүләт пошлинасын түләгәндә аның күләменә бәйле хилафлыклар җибәрелүе очраклары белән шактый очрашырга туры килде.
Россия Федерациясе Салым кодексының 333.33 маддәсенә дәүләт пошлинасы күләмен арттыруга бәйле үзгәрешләр кертелүен исегезгә төшерәбез.
Дәүләт пошлинасын түләү реквизитлары, пошлинаның күләме турындагы мәгълүмат министрлыкның сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: