ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 8 апрелендә Мәскәү шәһәрендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

 


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

 2015 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев рәислегендә «Кече тарихи шәһәрләрне һәм җирлекләрне саклау һәм үстерү» проекты кысаларында федераль әһәмияттәге тарихи җирлек – Чистай шәһәрен саклау һәм үстерү сорауларына багышланган киңәшмә узды.


2015 елның 11 апрелендә Казанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләүгә багышланган «Татарстан-2030: үсеш стратегиясе» Халыкара йомгаклау конференциясе узачак.

Конференцияне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачачак, ул конференциянең модераторы сыйфатында чыгыш ясаячак.


2015 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Югары икътисад мәктәбе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фонды һәм Россия венчур компаниясе ярдәме белән кластерлы үсеш үзәкләре һәм кластерлар белән идарә итү органнары вәкилләре өчен семинар үткәрде.


2015 елның 17 мартыннан 20 мартына кадәр Мәскәү шәһәрендә дәүләт-шәхси партнерлыгы өлкәсендә төп чара – «Россия дәүләт-шәхси партнерлыгы атнасы» икенче инфраструктур конгресс уздырылды.

Конгрессның өченче көне кысаларында «Сәламәтлек саклауда концессияләр куллану тәҗрибәсе» панель дискуссиясе оештырылды. Фикер алышуларда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе төбәкләрендәге әлеге юнәлештәге комитетлар җитәкчеләре һәм белгечләре, консалтинг компанияләре экспертлары катнашты.


2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы   «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны бозган өчен җаваплылык» темасына Казан шәһәре оешмалары өчен бушлай белем бирү семинары оештыра.

Семинар 11.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 4 кат, актлар залы.



6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 2 апреленнән 4есенә кадәр  Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Махсуслаштырылган үзәк балалар-яшүсмерләр шахмат Олимпия резервы мәктәбе базасында Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында шахмат буенча ярышлар үтте.


Россия Икътисадый үсеш министрлыгы гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү эше кысаларында Россия Транспорт министрлыгының  «Транспорт чараларын тахографлар белән җиһазландыру тәртибен раслау турында»гы 2013 елның 21 сентябрендәге 273нче боерыгына тискәре эксперт бәяләмәсен бастырды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы берничә мәртәбә әлеге җиһазга карата һәм аларны урнаштыру тәртибенә карата куелган мәҗбүри таләпләргә каршы чыкты, әмма боерык процедураны бозып һәм җайлау йогынтысын бәяләү нәтиҗәләре белән исәпләшми кабул ителде. 


«Рейтинг РМА» агентлыгы, Росстат мәгълүматларына нигезләнеп,  фән һәм яңа технологияләр үсеше буенча төбәкләр рейтингын әзерләде. Рейтинг төбәкләрдә фәнни эшчәнлеккә сарыф ителгән кеше ресурсларын һәм предприятиеләрнең инновацион активлыгын, фәнгә һәм технологияләргә кертелгән инвестицияләрнең төбәк күрсәткечләрен исәпкә ала.

Рейтингны төзү  процессында  Россия Федерациясенең 80 субъектына караган  2013 ел күрсәткечләре анализланды. Кырым Республикасы һәм

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен (КФҮ) үстерү сораулары буенча   Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында узган киңәшмәдә республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеге тикшерелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International