Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе бүген Казанда Татарстан эшкуарлыгы җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен эшлекле төшке аш оештырды. Чакырылган төп кунак Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге директоры Дилүс Шәвәлиев булды. Бизнесменнарның сорауларына җавап биреп, ул республикада кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм йөзеннән әзерләнә торган һәм гамәлдәге программалар турында сөйләде, бизнеска дәүләт ярдәменең төп юнәлешләрен билгеләде. Эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләре үз сорауларын бирделәр һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагында булган һәм алга киткән мөлкәти инфраструктураны, мәгълүмат-консультация һәм финанс ярдәмен үз эченә алган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү комплексы эшенә карата фикер-тәкъдимнәрен белдерделәр.