2015 елның 3 апреленнән 30ына кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә, аккредитация алуга гаризалар кабул ителә.
Гаризалар Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге тарафыннан түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 125нче кабинет, һәм шулай ук Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.