Татарстан Республикасында бизнес ачу буенча реалити-шоу форматында яңа проектка старт бирелә

2015 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, реалити-шоу форматында яңа проект тәкъдим итә. Анда катнашучылар җәмәгатьчелекнең күз алдында үз бизнесларын булдырачаклар.

Беренче сайлап алу этабы 2015 елның 4 апрелендә 12.00 сәгатьтә «Корстон-Казан»  Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында (SELFIE BAR) үткәреләчәк.

 Проектта катнашучылар 3 ай эчендә алар өчен мастер-класслар уздыручы һәм бизнес ачу юлын күрсәтүче экспертлар һәм остазлар ярдәмендә үз эшләрен булдырачаклар, ә әлеге процесс  телевидениедән трансляцияләнәчәк.

ММЧ вәкилләре өчен аккредитация үтү түбәндәге телефон буенча башкарыла: (843) 524-91-45.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International