Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исегезгә төшерә: 2015 елның 15 апреленә кадәр Казанда «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» мультимедиа күргәзмәсе бара.
Күргәзмә Германиянең 27 шәһәрендә инде узган. Аны 50 000нән артык кеше караган. 2015 елның 11 февраленнән 15 мартына кадәр экспозиция Мәскәү шәһәрендә барган.
Күргәзмәне оештыра: ГФР Мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр министрлыгы (BMBF) ярдәме белән Гельмгольц исемендәге берләшмә (Германия).
Күргәзмәне уздыру адресы: КМТТУ-КАИның 8нче бинасы, Четаев ур., 18а.
Керү ирекле.
Күргәзмә турында тулырак: http://kai.ru/news/calendar/events.phtml?id=3 и www.ideen2020.polymus.ru.