2015 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасыннан «Сәнәгать (индустриаль) паркларын төзү» чарасы буенча федераль субсидия алучыларның гомуми гаризасына керүне дәгъвалаучы гаризаларны сайлап алу буенча Комиссия утырышы узды.
Конкурс комиссиясе утырышына 4 шәхси сәнәгать (индустриаль) паркы («Казан Силиконы» индустриаль паркы, «Сокуры» сәнәгать паркы, «Химград» Технополисы территориясендәге индустриаль парк, «Чаллы» индустриаль паркы) гаризасы тәкъдим ителде һәм каралды. Барлык гаризалар да конкурс сайлап алуын уздылар һәм алар Татарстан Республикасыннан федераль субсидия алу өчен төзелгән гомуми гаризага теркәләчәкләр.