Казанда «3D өлкә проекты. Аддитив технологияләр. Профессионалларның ачыктан-ачык диалогы» II Тармакара фәнни-гамәли конференциясе уза

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

2015 елның 22 апрелендә Казанда  А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты мәйданчыгында «3D өлкә проекты. Аддитив технологияләр. Профессионалларның ачыктан-ачык диалогы» II Тармакара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.

Конференция А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты мәйданчыгында түбәндәге адрес буенча урнашкан 8нче уку бинасының  конференц-залында (2 кат) үткәрелә:  Четаев ур., 18а (Германия-Россия яңа технологияләр институты). Чара  10:00 сәгатьтә башлана, теркәлү 9:00 сәгатьтән.

Катнашу өчен гаризаларны түбәндәге электрон адреска юлларга мөмкин: forum@abs3d.ru. Чарада катнашу бушлай. Теркәлү мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International