Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 5нче Спартакиадасы кысаларында 2015 елның 18 апрелендә волейбол буенча сайлап алу уеннары узды. Ярышларда 27 команда катнашты.
Икътисад министрлыгы командасы финалның 1/8нә чыкты. Команда составында: икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Фаразлау һәм стратегик үсеш идарәсе башлыгы Олег Пелевин, мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Константин Аверкиев, инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин, конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов, җайлау йогынтысын бәяләү һәм икътисад өчен кадрлар әзерләү секторы мөдире Наил Мадиев, лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Дмитрий Красников, конкуренцияне үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Сергей Долгов бар иде.
Финал уеннары 2015 елның 25-26 апреле көннәрендә үтәчәк.