«Продукциянең электрон каталогы» Котировка сессияләре» мәгълүмат системасы эшләнде

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, «Продукциянең электрон каталогы» Котировка сессияләре» мәгълүмат системасы эшләнде.

«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП  яңа ресурс белән эшләү буенча бушлай белем бирү семинарлары оештыра. Семинарлар һәр пәнҗешәмбе 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында уза, алдан язылып кую таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International