БРИКС Яшьләр саммитында катнашу өчен кандидатларны сайлап алулар 2015 елның 16 маена кадәр дәвам итәчәк.
Сайлап алуларда катнашу өчен Россия вузлары студентлары, аспирантлары, уку йортын яңарак тәмамлаганнар, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, яшь журналистлар һәм Россия Федерациясе гражданлыгына ия, яше 30га кадәрге экспертлар чакырыла. Конкурста җиңүчеләр делегация составына керәчәкләр һәм Саммитта Россия яшьләре исеменнән катнашачаклар.
Саммитны ике мәйданчыкта үткәрү планлаштырыла: Мәскәү шәһәрендә һәм Казан шәһәрендә. Чараның беренче этабын тормышка ашыру 2015 елның 1-2 июле көннәрендә Мәскәүдә мәдәни һәм белем бирү программаларында катнашуны күз уңында тота. Икенче этапны гамәлгә ашыру ике чараны үткәрүне үз эченә ала: 2015 елның 3-7 июле көннәрендә Казанда БРИКС Иҗтимагый фикере яшь лидерлары форумы һәм Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы вәкилләре катнашлыгында БРИКСның яшьләр эшләре буенча ведомствосы җитәкчеләре һәм министрлары белән очрашулар.