«Язгы игелеклелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН» ирекле акция старт алды

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

2015 елның 20 апреленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасында  «Язгы игелеклелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе уза.

Акция җирле җәмгыятьнең социаль проблемаларын чишүдәге мөһим ресурс буларак ирекле, үз теләгең белән катнашу идеясен алга этәрүгә һәм халыкның гражданлык активлыгын арттыруга хезмәт итәргә тиеш.

Акциянең максаты – Татарстан Республикасы халкын, беренче чиратта яшьләрне, ирекле эшчәнлеккә, социаль мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыруда катнашуга җәлеп итү.

Акциянең девизы - «Эшлә.Укы.Уртаклаш.Үзгәр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International