Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы узды

2015 елның 19 апреле, якшәмбе

18 апрель көнне  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның 2015 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын тормышка ашыруга багышланган утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов Планны кабул иткәннән соң икътисадта кайбер үзгәрешләр барлыкка килүен билгеләп үтте. Кулланучылык һәм инвестицион ихтыяҗның кимүе сәбәпле, икътисадның төп секторларында күрсәткечләрнең түбәнәюе күзәтелә.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов 2015 елның 1 кварталында план пунктларының үтәлеше, планны гамәлгә ашыруда туган проблемалар һәм аларны актуальләштерү буенча тәкъдимнәр турында хәбәр итте. Шулай ук планны актуальләштерү тәкъдимнәре дә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International