23-24 апрель көннәрендә Казанда «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

2015 елның 23 апрелендә Казанда «Корстон-Казан» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы базасында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән бергә оештырылган «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасы узачак.

Быел әлеге конференция XV Россия венчур ярминкәсен һәм X Казан венчур ярминкәсен уздыруга туры китерелгән.

 

Конференциянең максаты – төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү, Россия һәм Европа төбәкләрен һәм инновацияле кластерларын алга таба үстерү инструменты буларак территориаль инновацияле кластерларны үстерүнең заманча модельләрен өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International